Рекламный баннер 990x90px bantop
V Районара Мәрҗани укулары
12:40 31.01.2025 16+
V Районара Мәрҗани укулары
2025 нче елның 31 нче гыйнвар көнне бөек галим, тарихчы, фәлсәфәче, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасын өйрәнү, пропагандалау, укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, халкыбызның тарихы, мәдәнияте, милли үзенчәлекләре белән кызыксындыру тудыру, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясендә Сферум платформасы аша V Районара Шиһабетдин Мәрҗани укулары оештырылды.
Укуларда Арча муниципаль районы башкарма комитеты “Мәгариф идарәсе” нең милли мәсьәләләр буенча методисты Энҗе Габдулатҗан кызы Мостафина, Әтнә, Арча, Биектау, Кукмара, Теләче, Балтач, Саба районы , Казан , Яр Чаллы шәһәре мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.
Барлык фәнни һәм иҗади эшләр жюри тарафыннан тикшерелде. Иң яхшы дип табылган эчтәлекле, темага туры килгән бай материал тупланган 176 эш икенче турга узды. Җиңүчеләр Мәгариф идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр.
Әлеге чарада Ш.Мәрҗанинең татар дөньясына керткән хезмәтен, туган телебезне үстерүгә керткән өлешенә бәя бирделәр. Укуда катнашучылар Ш.Мәрҗани мирасын өйрәнү, барлау, әдәби иҗатка омтылыш тәрбияләү эше дәвамлы булыр дип ышандырдылар.

Оставить сообщение: