Рекламный баннер 990x90px bantop

Арча муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф идарәсе» һәм “ Г

16:40 29.01.2025 16+
Арча муниципаль районы башкарма комитеты «Мәгариф идарәсе» һәм “ Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” белән берлектә "Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү төрендәге 7 нче номерлы "Балачак" балалар бакчасы"нда “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән нейроуеннар һәм күнегүләр куллану буенча "Төрле уеннар мөһим, төрле уеннар кирәк» темасына республикакүләм семинар булып узды.

Чарада Арча, Саба, Балтач һәм Кукмара районы балалар бакчалары өлкән тәрбиячеләре, тәрбиячеләр һәм белгечләр катнашты. Семинар кунакларын бакча мөдире Лиана Сөләйманова сәламләде. Башка балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләр “Балачак”тагы хезмәттәшләре чыгышын карап һәм тыңлап кына калмады, үзләренең эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты.
Семинарга нәтиҗәне Арча педагогия көллияте укытучысы Сәрия Шәмсетдинова һәм мәгариф бүлеге методисты Алинә Иманаева ясады.

Хезмәттәшләребезнең эш тәҗрибәләре, осталыклары семинар кунакларында зур соклану уятты.
1819

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ