Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген
17:55 06.11.2023 16+
Бүген, 6 ноябрь- Бүген Татарстан Республикасы Конституциясе көне.
Халыкара законнарда һәм үз илебез кануннарында тупланган иң яхшы маддәләрне үз эченә алган Республикабыз Конституциясе гражданнарның хокуклары һәм ирегенең, дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты булды һәм шулай булып кала да. Ул җирле үзидарәне үстерүнең, һәр кеше иминлегенең төп нигезе булып тора һәм социаль-икътисади тотрыклылыкка, конфессияара татулыкка, үзара килешеп яшәүгә, милли-мәдәни традицияләребезне ныгытуга хокукый юл белән генә ирешү мөмкин булуын ачык күрсәтә.
Бүген һәркайсыбыз Татарстан Республикасында гомер кичерүе белән хаклы рәвештә горурлана һәм ару-талуны белмәс хезмәте белән җөмһүриятебез иминлеген-хөрлеген ныгытырга омтыла.
Бу бәйрәм көнендә барыгызга да бәхет-сәгадәт, ныклы сәламәтлек, хәерле-бәрәкәтле гомер телибез! Барлык эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын, гаиләләрегездә тынычлык һәм татулык хакимлек итсен! Бәйрәм белән!

Оставить сообщение: