Рекламный баннер 990x90px bantop

Районыбызда озак еллар дәвамында ел саен уздырылып килүче традицион көрәш ярышы быел да районыбызның иң яхшы көрәшчеләрен җыйды

15:14 30.01.2025 16+
Районыбызда озак еллар дәвамында ел саен уздырылып килүче традицион көрәш ярышы быел да районыбызның иң яхшы көрәшчеләрен җыйды
25 гыйнварда “Арча” спорткомплексында район башлыгы призына көрәш ярышы узды. Ярышны ачу тантанасында Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, ТРның көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров, “Татарстан яшьләре” газетасының баш мөхәррире, көрәш буенча югары категорияле судья Атлас Гафиятов, көрәш буенча югары категорияле судья Рифкать Җәләев, күп еллар район көрәш федерациясен җитәкләгән Ренат Алиев һәм “Арча” спорт мәктәбе директоры Фәнил Һидиятуллин катнашты.

“Районыбызның көрәшче егетләре елдан-ел зур уңышларга ирешә. Без сезнең белән горурланабыз. Зур рәхмәт сезгә”, – диде район башлыгы.

Марсель Таһиров көрәш спорт төренең республикада торышы белән таныштырып үтте. “Катлаулы еллар булуга карамастан, көрәш үзенең принципларыннан китмәде. Ел дәвамын календарь буенче сигез, аннан тыш районарда төрле дәрәҗәдәге 276 көрәш ярышлары үтте. Быел да алар дәвам итә. Күптән түгел генә Татарстан беренчелеге үтте. Иң дәрәҗәле, елга нәтиҗә ясый торган көрәшебез, 3-15 февральдә Муса Җәлил турниры узачак. Аның географиясе киңәйтелде. Анда сезне дә көтеп калабыз”, – диде ул. Арчаның көчле районнар исемлегендә булуын әйтеп, район җитәкчелегенә, тренерларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Көрәш ярышларында иганәче булучы “Игенче”, “Курса МТСы” хуҗалыклары, “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчеләренә рәхмәт хатлары тапшырылды. Ярышларда аеруча актив булып, ярдәм итеп торучы көрәшчеләрнең әти-әниләре Рания һәм Алмаз Искәндаровлар, Гүзәл һәм Дамир Әгълиуллиннар, Рәмзия һәм Зөлфәт Ахуновларга да мактау сүзләре җиткерелде, рәхмәт хатлары бирелде.

Көрәш иң җиңел үлчәүдән (60 кг) башлап, 130 килограмнан артык алыпбатырлар арасында төрле үлчәү категорияләрендә көне буе барды. Соңыннан район башлгы Илшат Нуриев җиңүчеләргә һәм призлы урынны алган көрәшчеләргә медальләр һәм бүләкләр тапшырды. Барлык спортчыларга да матур көрәш күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Нәтиҗәләр белән сылтама аша таныша аласыз: https://clck.ru/3G5bET
362

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ