Рекламный баннер 990x90px bantop
Арчада Ватанны саклаучылар елы патриотик рухта башланды
10:46 26.01.2025 16+
Арчада Ватанны саклаучылар елы патриотик рухта башланды. Бүген район башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге Арча районы делегациясе мобилизацияләнгән солдатларга гуманитар ярдәм илтү өчен юлга кузгалды. Үзәк мәйданда район халкы изге теләкләр теләп озатып калды.
Районыбызның олы йөрәкле халкы, алгы чиктә булганнарга, хәрбиләребезгә һәрдаим теләктәшлек күрсәтеп, гуманитар ярдәм җыюда актив катнашалар, ил иминлеген кайгыртуда кулга-кул тотынып эшлиләр.
Күңел җылысы биреп әзерләнгән ярдәм, хәер-догалар ир-егетләребезгә исән-имин, тиз арада туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп итсен!
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: