Рекламный баннер 990x90px bantop
Пәйгамбәребез (с
17:28 11.01.2025 16+
Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең бер хәдисендә: «Адәм баласы үлгәч, өч төрле гамәле Кыямәт көненә кадәр изгелек булып барыр: дога кылучы баласы калса, изге эш кылса, хәерле гыйлем бирсә», – дип язылган. Кое казу, чишмә төзү һәм чистарту – изге эш. Чөнки су – Аллаһының нигъмәте.
Бүген районыбызда Габденнасыйр Курсави мәчете янындагы чишмәне ачу тантанасы узды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, республика һәм районнардан килгән дин әһелләре, район халкы катнашты. Хәзер райондашларыбыз Коръән сүрәләрен тыңлап су алалар. Әлеге изге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Чишмә халкыбызга күп еллар буе хезмәт итсен, суы саекмасын!
id714401497 Ильшат Нуриев
#АрскКультура

Оставить сообщение: