Рекламный баннер 990x90px bantop
2023 елның 11 июлендә Арча Үзәк мәчете каршында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге төзелеше башланган иде
17:29 11.01.2025 16+
2023 елның 11 июлендә Арча Үзәк мәчете каршында Коръәни Кәрим өйрәнү үзәге төзелеше башланган иде. Район халкы, җитәкчеләр, мөселманнарның күмәк ярдәме белән бер ел ярым дигәндә үзәк сафка басты һәм бүген ул тантаналы төстә үз ишекләрен ачты.
Бүгенге көндә Арча мөхтәсибәте республикабызда иң зур мөхтәсибәт булып тора. Мөхтәсибәттә 94 мәчет эшли, аларның 89ы Арча районы авылларында урнашкан, тагын 3 мәчет төзү планлаштырыла. Өч ел элек үз эшчәнлеген башлаган Г.Тукай исемендәге рухи-мәгьрифәт үзәгендә бүгенге көндә 150 шәкерт белем ала. Яңа ачылган Коръәни Кәрим өйрәнү үзәгенең киләчәге якты булсын, аннан кеше өзелмәсен, биредә белем алучылар Коръән һәм дин нигезләренә төшенсен.
id714401497 Ильшат Нуриев
#АрскКультура

Оставить сообщение: