Рекламный баннер 990x90px bantop

25-26 декабрь көннәрендә Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршысы бәйрәмнәре узды

16:11 26.12.2024 16+
25-26 декабрь көннәрендә Арча мәдәният йортында район башлыгы чыршысы бәйрәмнәре узды
Беренче көндә мәдәният йорты, укучылар сарае һәм мәрхәмәтлек үзәге хезмәткәрләре сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. 200дән артык бала яңа елның тәмле бүләкләрен алып, онытылмаслык тәэсирләр белән кайтып китте.

Икенче көнне мәдәният йорты районыбызның алдынгы укучылары, сәләтле, актив балалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызның ул-кызлары тавышыннан гөрләп торды. Республика олимпиадаларында җиңүче, бәйге-фестивальләрдә алдынгы урыннарны яулаучы 100 укучы һәм әтиләре махсус хәрби операциядә булган 175 балага яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Балаларны ишек төбеннән үк яраткан әкият геройлары каршы алды, түрдә Кыш бабай белән Кар кызы көтеп тора иде. Аларга шигырьләр сөйләп, матур итеп бизәлгән фотозоналарда истәлек фотолары ясадылар. Теләгән бала битләренә рәсемнәр ясатты, теләкләр чыршысына хыяллары турында язып элде.

Фойеда балалар, бәйрәм чыршысы тирәли уеннар уйнап, матур җырлар башкардылар, әкият геройларына кушылып биеделәр. Алга таба һәркем тамаша залына үтте. Балаларны Арча районы башлыгы Илшат Нуриев тәбрикләде. Ул үзенең кыш бабай булып уйнаган вакытлары, яңа ел бәйрәмен бик көтеп алуы, бала чакта мандаринны яңа ел бәйрәмнәрендә генә ашавы турында сөйләде. Матур теләкләрен әйтеп, алдагы елда башкарыласы эшләр турында да сөйләде.

– Киләсе елда районыбыз өчен зур вакыйгалар көтелә. Яшьләр үзәге ачылачак, футбол манежы, яңа спорт залы булачак, шәһәр үзәгендә яңа парк эшләнәчәк, мәктәпләр төзекләндереләчәк. Планлаштырылган эшләр күп. Һәркемнең тырышлыгы кирәк, – диде район башлыгы. Яшь буынны, бернидән дә курыкмыйча, алга барырга өндәде.

Бәйрәм сәхнәсендә “Шүрәле, оныт әле, былтыргы үпкәләрне” дип аталган мавыктыргыч тамаша күрсәтелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре, Арча балалар сәнгать мәктәбендә һәм укучылар сараенда шөгыльләнүче малайлар-кызлар катнашында җырлы-биюле әкият әзерләнгән иде. Шүрәленең бераз ялгышуы аркасында хәйләкәр Убырлы карчыклар, ялагай Песи, урманда яшәүче Кәҗә белән Сарык, башкалардан калышмаска тырышып йөрүче Су анасы әздән генә Кыш бабайның капчыгына хуҗа булмый калдылар. Кызыклы сюжет югары дәрәҗәдә башкарылган биюләр, бәйрәм рухын арттыручы җырлар белән үрелеп барды.
20

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ