Рекламный баннер 990x90px bantop

Узган шимбәдә үткән ярминкәгә район башлыгы Илшат Нуриев та килде

15:42 27.12.2024 16+
Узган шимбәдә үткән ярминкәгә район башлыгы Илшат Нуриев та килде. Гармунчылар уйнап, үзешчәннәр җырлап, чәйләр кайнап, боткалар пешеп, коймаклар табаларда чыжлап торды. Кар кызы белән Кыш бабай да киләсе Яңа ел белән котлады.

Ашлык, печән, салам, бозау, каз, үрдәк, тавык, балык, балан, бал, торт, бәлеш, мунча себеркесе – сатып ал гына! Үзең соң үзең, нәрсә алдың диярсез! Борчак! Килосы 15 сумнан. Ашын пешерәсеңме, боткасынмы – ихтыярың. Симәнә борчагы дип күңелне дә үсендереп җибәрделәр. Чиста, әйбәт борчак. Минем артта басып торган ханым бер капчык борчак, бер капчык кукуруз алам, җәйгә бройлерларга, дип сөенеп ала калды.

Бу ярминкә – хәйрия ярминкәсе. Ярминкәдән кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучыларның ихтыяҗларына тотылачак. Арча агросәнәгать һөнәр көллияте (директоры Зөлфәт Дәүләтбаев) кыр кухнясында учакта кишер, суганнар салып, тәмле итле ботка пешерде. Теләгән кеше бушка ашады. Өстәл өстенә акча салу өчен пыяла банка да куелган. Салалар. Акча салганда күз төште, банкада 1000 сумлыклар да бар иде. “Җиңү“ төркеме волонтерлары 350 сумга лотерея билетлары сатты. Аннан җыелган акча шулай ук махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләргә ярдәмгә китәчәк. Район башлыгы Илшат Нуриев ярминкәдә сату белән катнашучыларга хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде.

Ярминкәдә бәйрәм рухы тантана итә. Кәчедән Рәдиф Шәйдуллин белән Иске Чүриледән Шәүкәт Вәлишин уйнап та карыйлар гармунда! Янәшәдә Кәче мәктәбе директоры Гүзәл Әхмәтова һәм укытучы Эльмира Мөхәммәтшина мәш килеп чәй өстәле әзерлиләр. Арырак киткәч, Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова җылыткыч өстенә яңа гына пешкән коймакларын куеп, суынмасын өчен өстен каплап, ярминкәгә килүчеләрне кайнар коймаклар белән сыйлый. “Ак Барс“ агрокомплексы“ (җитәкчесе Ленар Абдуллин) шешәдәге 1,5 литр сөтне 40 сумга гына сатты. Курса-Почмак мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәлил Хәсәнов та шунда. Ул каен, нарат миллекләрен тәкьдим итте.

Ашлык килосы 8 сумнан 15 сумга кадәр иде. “Казанка“ агрофирмасы (җитәкчесе Айдар Сабиров) солыны, арпаны 8 сумнан, бодайны 10 сумнан сатты. “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов: “Элек ярминкәгә килүгә капкадан ук печән, салам, ашлык, бозау сорап каршы алырлар иде. Хәзер бөтен нәрсә бар шул. Өеңә китереп бирәләр“, – диде. Салам, печән төягән машиналар янына да тукталдык. “Печәнне алалар, саламны алучы юк“, – диде шоферлар. Арчада терлекне бик асрамыйлар шул хәзер. Итне кибеткә, базарга барып алырга гадәтләндек.

“Кырлай“ агрофирмасы килосы 25 сумнан бәрәңге сата. “Ашыт“ хуҗалыгы (җитәкчесе Айрат Ибәтуллин) ашлык төягән машинасына зур итеп “Гөрләсен ярминкәләр!“ дип язып элгәнннәр. Юлда да, ярминкәдә дә андый машиналарны күрү күңелле! “Игенче“ агрофирмасы сөтне заманча машинада алып килгән. Сөтнең литры 40 сумнан. Кирәк кадәр ал! Машинадан агызып кына бирәләр.
Киләсе елларда да Арчабызда ярминкәләр гөрләсен! Исән-сау булыйк! Яңа ел белән!
16

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ