Рекламный баннер 990x90px bantop
Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда
11:09 09.01.2025 16+
Лесхоз мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Самирә Хәсәнова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда булды.
Декабрь ахырында Казанда республика Яңа ел чыршысы узды. Анда Арча районыннан әтиләре махсус хәрби операциядә булган 95 бала катнашты.
Ә Самирә Хәсәнова исә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу бәхетенә иреште. Самирә – “Алдынгылар хәрәкәте”нең актив катнашучысы. Шулай ук ул гаилә кыйммәтләрен саклау максатында “Гаилә вакыйгалары почтасы” Бөтенроссия флэшмобын булдыру проекты белән “Зур тәнәфес” бәйгесендә җиңү яулаган иде.
Түгәрәк өстәл артында Рөстәм Миңнеханов, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм “Алдынгылар хәрәкәте” җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән яшь якташыбыз районыбыз үсеше һәм тарихы турында сөйләште.

Оставить сообщение: