Рекламный баннер 990x90px bantop

14 нче декабрь көнне Кәче мәктәбендә көрәш ярышлары узды. Бу ярышлар 2009-11 нче елгы һәм 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Яңарыш агрофирмасы җитәкчесе Садыков Илгизәр Минневәли улы призына уздырылды

10:43 15.12.2024 16+
14 нче декабрь көнне Кәче мәктәбендә көрәш ярышлары узды. Бу ярышлар 2009-11 нче елгы һәм 2012 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында “Яңарыш” агрофирмасы җитәкчесе Садыков Илгизәр Минневәли улы призына уздырылды.

Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән 130 яшь көрәшче бил алышты. Ярышны ачу тантанасында Арча муниципаль районының яшләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Вагизов Әмир Рөстәм улы, Арча районының көрәш федерациясен күп еллар җитәкләгән олы шәхесебез Алеев Ринат Заһит улы катнашты.

Ринат Заһитович Кәче мәктәбендә балаларны көрәш серләренә өйрәтүче тренер Галиев Рәис Фәнисовичка һәм шушы мәктәптән чыккан көрәшче, 2 тапкыр Татарстан, Россия чемпионы титулына ия булган Валиахметов Диязга үзенең бүләкләрен тапшырды.

Директор Хидиятуллин Фәнил Фәнисович, Дияз, Нияз, Рәмзил Валиахметовларның, Азат һәм Азамат Азамовларның, Рамил һәм Ранил Ахмадуллиннарның, Айдар һәм Айдан Хайруллиннарның әти-әнисенә “Арча” спорт мәктәбенең рәхмәт хатларын тапшырды. Бу егетләр Кәче мәктәбендә укучы көрәшче егетләр. Алар һәрчак район ярышларында җиңүләр яулыйлар һәм Арча районы җыелма командасына кергән егетләр.

✅Шулай ук "Арча" спорт мәктәбенең рәхмәт хаты Кәче мәктәбе директоры Ахметова Гүзәл Зөфәр кызына да тапшырылды.

160

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ