Рекламный баннер 990x90px bantop
11 декабрьдә Казан шәһәрендә "Гармунчылар җыены" дип исемләнгән Бөтенроссия гармунчылар һәм баянчылар фестиваль-бәйгесе узды
06:43 12.12.2024 16+

Бәйгедә Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары да актив катнаштылар.
"Гармунчылар һәм баянчылар ансамбле" номинациясендә Гайнуллин Булат Марсель улы, Харисов Рәдис Рафис улы дуэты Гран-Прига лаек булды?

"Соло-Гармун" номинациясендә Султанов Салават, Нуретдинов Ильяс 3 дәрәҗә Лауреат дипломнарын яуладылар. Җитәкчеләре Гайнуллин Б.М.

"Соло-Баян" номинациясендә Баязитов Аяз -Дипломант. Җитәкчесе Яппаров И.И.

"Соло-Баян" номинациясендә
Яппаров Ирек Ильхам улы 2 дәрәҗә Лауреат дипломына ич булды.

Барыгызны да котлыйбыз!Яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булсын сезгә!
Оставить сообщение: