Рекламный баннер 990x90px bantop

1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелде. Ункөнлек кысаларында бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары узды

02:36 11.12.2024 16+
1 декабрьдән башлап районыбызда сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге үткәрелде. Ункөнлек кысаларында бик күп мәдәни-күңел ачу чаралары узды, физик мөмкинлекләре чикле булган райондашларыбызга җыр-моңнарыбызны бүләк иттек.

Бүген декада Мәдәният йортында "Мөмкинлекләре чикле булса да, сәләтләре чиксез” дип исемләнгән иҗат фестивале белән тәмамланды. Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина катнашты.

Быел Гала-концертта 64 кеше катнашты. Катнашучылар "Вокал", "Хореография", "Инструменталь башкару" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш күңелләргә үтеп керерлек, истә калырлык булды.

Катнашучыларга диплом һәм татлы бүләкләр тапшырылды.



184

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ