Рекламный баннер 990x90px bantop
Арчалылар республикакүләм "Милли мультfest" фестивале җиңүчесе
12:49 09.12.2024 16+
Арчалылар республикакүләм "Милли мультfest" фестивале җиңүчесе.
7 декабрь көнне «Мир» кинотеатрында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел конкурсның оештыру комитетында 498 гариза теркәлгән. Катнашучылардан балалар өчен татар телендә анимацион һәм кыска метражлы фильмнар кабул ителде. Конкурста 7-17 яшьлек балалар һәм иҗат коллективлары катнашты.
Арча "Нур" телестудиясе төшергән "Кадерле бүләк" фильмы 1 нче, Арча шәһәренең алтынчы номерлы урта мәктәбе укытучысы Сәйфетдинов Ришад Фәннур улы җитәкчелегендәге "Бәхетле балачак" телестудиясе төшергән "Сихри дәфтәр" фильмы 2 нче урынга, "Нур" лыларның "Әлифбаны мирас итеп" документаль фильмы 3 нче урынга лаек булды.
Әфәрин!
Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!

Оставить сообщение: