Рекламный баннер 990x90px bantop

5 декабрьдә мохтаҗларга ярдәм итүче районыбызның олы йөрәкле волонтерларын Казан арты музеена җыйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу җылы очрашуда күңел түрендә булган хис-кичерешләр яңартылды

21:28 07.12.2024 16+
5 декабрьдә мохтаҗларга ярдәм итүче районыбызның олы йөрәкле волонтерларын Казан арты музеена җыйдылар. Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу җылы очрашуда күңел түрендә булган хис-кичерешләр яңартылды, башкарылган игелекле эшләр барланды.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова да катнашты. «Монда утырган һәркем үзе белән горурланып яшәргә хокуклы. Үзегез генә түгел, балаларыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, авылдашларыгыз да сезнең белән горурлансын. Чөнки сезнең илебезнең икътисади һәм социаль үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Район башлыгы исеменнән һәм үземнең исемнән сезнең башкарган эшегез, зур йөрәгегез өчен ихлас күңелемнән, башымны түбән иеп, рәхмәт әйтәм», – диде ул.

Залда үзенең эшеннән, гаиләсеннән, кызыксынуларыннан тыш, башка кеше гомере өчен дә җан атып яшәүче кешеләр җыелган иде. Алар һәркайсы үзенең эшчәнлеге һәм күңелен борчыган уйлары белән уртаклашты.

265

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ