Рекламный баннер 990x90px bantop
Гран-при ияләре Арчада!
08:32 06.12.2024 16+
Гран-при ияләре Арчада!
Сәләтле балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлеккә җәлеп итү максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ел саен балалар һәм яшүсмерләр театрларының “Сәйяр” республика фестивале уздырыла.
Беренче яртыеллыкта мәктәп һәм муниципаль этаплар үтте. Читтән торып республика этабыннан соң, зона ярышларына 100 коллектив узды. Аларның чыгышларын 23 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр жюри әгъзалары бәяләде.
3 нче декабрьдә башкалабыз Казанда «Сәйяр» республика театр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды. С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбенең "Сәләт" мәктәп театр коллективы мәртәбәле урынга - Гран-прига һәм 20 меңлек сертификатка лаек булды

Оставить сообщение: