Рекламный баннер 990x90px bantop
21-23 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында Пермь крае Барда районы көннәре булды
02:50 03.12.2024 16+
21-23 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасында Пермь крае Барда районы көннәре булды.
Барда бу төбәкнең иң зур авылы. Пермь өлкәсенең көньягында, Урал таулары итәгендә урнашкан. Бардада бар да бар, дип әйтергә яраталар. Тирән мәгънәгә ия сүзләр. Татарстаннан бөтенләй читтә, 700 чакрым тирәсе ераклыктагы авылда үзләренең ана теле – татар телен, милли гореф-гадәтләрен саклап калган авыл ул! Бөтенрәсәй сабантуен да үткәрделәр анда! 23 ноябрьдә Арчага килгәч, район мәдәният йортында күрсәткән концертны караганда чип-чиста татар телендә сөйләгәннәрен, җырлаганнарын, гармунда уйнаганнарын, милли киемнәрдә татарча биегәннәрен күреп сок-ланып, исләребез китеп утырды. Афәрин, бардалар!
Барда белән Арча районнары арасында социаль-икътисади хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешүне Арча районы башлыгы Илшат Нуриев һәм Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов имзалады.
Барда кунаклары Арчаның Г. Курсави исемендәге лицейда, “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар, Арча шәһәрен карадылар. Г. Курсави исемендәге лицейда мәгариф, сәнгать, спортка багышланган күргәзмәләр оештырылды. Бу чарада “Арча“ спорт мәктәбе спортчылары да катнашты. Лицей спорт залында тренерлар һәм спортчылар тарафыннан көрәш, баскетбол, бокс буенча чыгышлар күрсәтелде. Көндезге сәгать 12гә кунаклар район мәдәният йортына килделәр.
– Хөрмәтле Барда халкы, без сезне үзебезнең кунакчыл Арча җирендә күрүебезгә бик шат, – дип сөйләде мәдәният йортындагы очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев. - Арча белән Барданың үзара хезмәттәшлек итә башлавына 31 ел булган. Бәлки бу дуслык-элемтә аңа кадәр дә булгандыр. Минем үземнең дә Барда районында булганым бар. Безнең яклардан чыгып китеп, ана телен, милләтен югалтмыйча бары тик булган халык кына яши ала. Нәкъ менә Барда халкы кебек. Илен, телен, милләтен яратмаса, Бардада татар халкы таралып, юкка чыгып бетәр иде. Пермь өлкәсендә Барда районы алдынгы районнар исәбендә. Без Арчабыздан чыккан Габдулла Тукай белән горурланабыз. Габдулла Тукай районыбыз улы гына түгел, милләтебезнең улы, аның бабасы Зиннәтулла Барда районыннан. Булган кеше булган. Икмәк җитештерү буенча безнең Арча районы өченче урында, сөт җитештерү буенча алтынчы, бәрәңге игү буенча – беренче. Безнең районда яңа предприятиеләр ачыламы дигән сорауга җавап – Арчадагы агросәнәгать паркында быел дүрт предприятие ачылды. Ел саен без 30 мең кв.м.дан артык йортлар салабыз. Менә бүген Бардадан килгән кунаклар белән узган ел ачылган Г.Курсави исемендәге лицейга – сигезенче мәктәпкә барып килдек, быел Арчаның 5нче гимназиясендә бик яхшы ремонт ясалды. 70 миллион сумлык грант отып, Арча станциясендәге тимер юл вокзалыннан Коммуна урамы буйлап Казансу паркына кадәр ныклап төзекләндерү эшләре башкарылды. 90 млн сум грант отып, “Тарихи квартал” проекты кысаларында Арчада беренче тапкыр җәяүлеләр урамы барлыкка киләчәк, район хакимияте каршындагы бакча паркка әвереләчәк. Республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга бик рәхмәтлебез. Бардалылар, сезгә Арчага килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын!”.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә Барда районы башлыгы Хәлил Алапанов: “Быел үткәргән Бөтенрәсәй сабантуена 50дән артык төбәктән 70 меңнән артык татар, башкорт һ.б. халык вәкилләре килде. Безнең районда 26 меңнән артыграк кеше яши, 61 авыл бар. Быел Боз сарае, парклар төзелде, мәдәният йортын, сәнгать мәктәбен ачып җибәрдек. Монда Татарстанның да, Пермь краеның да өлеше зур. Без бүген Арча районы белән алга таба да хезмәттәшлек итү буенча тагын килешүгә кул куйдык, араларыбыз тагын да якынаер, дигән теләктә калабыз. Авыл хуҗалыгы, икътисади, социаль өлкәләрдә үзара хезмәттәшлек итәчәкбез”.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов: “Арча районы телебезне, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне саклауда үрнәк булып торса, илебез күләмендә көнчыгышта татар дөньясын Барда районы үрнәк булып саклауда тора. Менә шушы ике район үрнәк мөнәсәбәтләр төзеделәр. Рәхмәт сезгә, шушы матур дуслыкны саклап кала алганыгыз өчен. Сорау да туа: ни өчен менә шушы ике төбәктә милләтебез, тугандаш мөнәсәбәтләр сакланып калган? Аның сере шунда: Арча җирендә дә, Бардада да хезмәт сөю, белемгә омтылу, бердәм була белү, башкалар белән тату яшәү кебек асыл сыйфатларны саклый беләләр. Гасырлар буе безнең халкыбыз шушы сыйфатларны саклап кала алган, киләчәктә дә халкыбыз дус, тату яшәр, дигән өметтә без”.
...Бардалар концерты бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын-гимнын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Оставить сообщение: