Рекламный баннер 990x90px bantop

2024 нче елның 29 нчы ноябрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты

14:28 01.12.2024 16+
2024 нче елның 29 нчы ноябрендә Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевнең 95 еллык юбилеена багышланган IX Районара М.Мәһдиев укулары булып узды.

Шул уңайдан районыбызга мөхтәрәм кунаклар кайтты: Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр лауреаты, тәрҗемәче буларак Татарстан язучылар берлеге әгъзасы – Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы; шагыйрә, журналист, “Түгәрәк уен” журналының баш мөхәррире, Һади Такташ премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча беренче урынбасары, М.Мәһдиевнең студенты – Иксанова Илсөяр Вазыйх кызы; журналист, режиссёр, «Кеше китә – җыры кала” телесериалының сценарий авторы, режиссёры – Александр Анатольевич Далматов; Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы, озак еллар “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы; Арча муниципаль районы “Мәгариф идарәсе”җитәкчесе – Мөхәмәдияров Рамил Данил улы, “Агрокомплекс “Ак Барс” ширкәте директоры Абдуллин Ленар Илсур улы.

Укулар һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!

325

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ