Рекламный баннер 990x90px bantop

ТАТАР КЫЗЫ - 2024

00:30 30.11.2024 16+
“ТАТАР КЫЗЫ” - 2024

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте – Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәгендә һөнәри белем бирү оешмалары һәм югары белем бирү мәгариф оешмалары студентлары арасында “Татар кызы” республика бәйгесе үткәрелде.



Бәйге кысаларында кызлар

«Минем гаиләм музее» бәйгесендә гаиләдә сакланган кадерле истәлекләрдән төзелгән күргәзмәләрен якладылар;

«Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк» интеллектуаль бәйгесендә татар халык тарихы, мәдәнияте, сәнгате, гореф-гадәтләре, күренекле шәхесләре турында төзелгән тест эшләделәр; “Өйрәнчек остадан узар...” бәйгесендә кул эшенә осталыкларын;

“Ирекле микрофон” бәйгесендә үзләре әзерләп килгән иҗади номерларны тәкъдим итеп, җырга-биюгә, сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.

Бәйгенең “Дефиле” өлешендә кызларның киемнәре, буй-сыннары, образга керә белү осталыклары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына бәя бирелде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча:

урын – “Казан төзелеш көллияте” студенты Саматова Азалия Алмаз кызы;

? урын – “Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте” студенты Әхмәтшина Энҗе Раушан кызы;

? урын – “Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы” студенты Насыриева Гүзәл Рузалин кызы яулады.

Шулай ук кызлар “Зәвыклы кыз”, “Зирәк кыз”, “Ягымлы кыз”, “Уңган кыз”, “Сөйкемле кыз”, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз”, “Җитез кыз” номинацияләрендә билгеләп үтелде.

ГАПОУ "Арский педагогический колледж им.Г.Тукая"



198

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ