Рекламный баннер 990x90px bantop
Татар кызы, татар егете халыкара матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе. Татар кызы
05:57 23.11.2024 16+
«Татар кызы, татар егете» — халыкара матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйгесе. “Татар кызы, Татар егете - 2024” исеме өчен 22 укучы көч сынашкан бәйге Курсави исемендәге күппрофильле лицейда узды.
?Чараны 5 нче гимназия укучылары матур җырлары, биюләре белән ачып җибәреп, кызларга-егетләргә уңышлар теләде. Укучыларның сәләтләрен район мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Энҗе Мостафина җитәкчелегендә хөрмәтле җюри, дүрт сынау ярдәмендә бәяләде.
Бәйгенең беренче, танышу өлешендә, катнашучылар үзләре, сәләтләре, җиңүләре белән таныштырып киттеләр. Чыгышлар бер-берсенә охшамаган иде. Барлык чыгышларда да иҗади якын килү күзәтелде.
Өч сәгатькә якын сузылган ярышта “Татар кызы – 2024 ” исемен Иске Чүриле урта мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиева яулады. “Татар егете -2024” исеменә Арча шәһәре 6 урта мәктәбе укучысы Шәймуллин Данияр лаек булды.
Җиңүчеләрне ахырдан район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров тәбрикләде. Җиңүчеләргә диплом истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Барлык катнашучыларны да чын күңелдән котлыйбыз! Алар чыннан да үз исемнәренә лаек булуларын күрсәттеләр. Чөнки барысы да бәйгегә тиешле дәрәҗәдә әзерләнеп килгән, алар – чын Татар кызлары һәм егетләре! Мондый бәйгеләр яшьләрнең искиткеч сәләтле, дәртле, кызыксынучан, актив икәнлеген күрсәтә.

Оставить сообщение: