Рекламный баннер 990x90px bantop

Арчага Россия Герое Николай Ярцев кайтты

16:57 15.11.2024 16+
Арчага Россия Герое Николай Ярцев кайтты

«Ватан Геройлары Вахтасы» ("Вахта Героев Отечества") Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында Россия Герое Арча укучылары һәм студентлары белән очрашты.

Очрашуны Николай Ярцев Арчаның 2нче мәктәбеннән башлады. Биредә аны укучылар, мәктәпнең яшь армиячеләр отряды, ФОРПОСТ оешмасы һәм барабанчылар коллективы каршы алды. Герой мәктәп музее, яшь армиячеләр почмагы һәм укучыларны патриотик тәрбияләү ысуллары белән танышты. Шулай ук Арча Укучылар сарае коллективы Арчаның 2 нче мәктәбе базасында "САФТА" балалар-яшүсмерләр спорт-патриотик мәйданчыгы " проектын күрсәттеләр. «Мондый проектлар үсеп килүче буында гражданлык позициясен формалаштыра һәм үз илең өчен горурлык хисе үсешенә ярдәм итә»,- диде Николай Ярцев.

Истәлекле чараның бизәге булып мәктәп укучылары катнашындагы концерт һәм 9-11 сыйныф укучыларының герой белән аралашуы булды. «Мәктәбебездә Россия Героен күрү, сезнең белән аралашу мөмкинлегенә ия булу – безнең өчен зур дәрәҗә. Бүген чын мәгънәсендә тарихи көн. Һәркемгә дә мондый бәхет насыйп булмый», - диде Арчаның 2нче мәктәп директора Гөлназ Гыйниятуллина.

Концерт укучылардан торган мәктәп хоры башкаруында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары белән башланып китте. Биредә яңгырадан җырлар, биюләр – барысы да илебез тынычлыгына һәм хәрби юнәлешкә багышланган иде. Алып баручылар Россия Геройларының батырлыклары белән таныштырып, күңелләрдә горурлык, соклану һәм патриотлык хисләрен яңарттылар.

Яшь армиячеләр отряды җитәкчесе Илдус Әскаров отрядның эшчәнлеге һәм җиңүләре белән таныштырды. Якынлашып килүче Ватан геройлары көне уңаеннан, бу бәйрәмнең тарихын сөйләп, хәрби хәрәкәтләрдә генә түгел, тыныч тормышта да батырлык эшләүнең мөһимлеген аңлатты ул.

Николай Ярцев укучыларны үзенең тормыш юлы һәм хәрби хезмәте белән таныштырды. Хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан вакыттагы очуларны, анда килеп туган куркыныч вакытларны, герой исемен алудагы батырлыгын – барын да тәфсилләп сөйләде ул.

Алга таба Николай Ярцев Арчаның 1нче мәктәбенә, педагогия көллиятенә һәм Гани Сафиуллин музеена юл алды.

437

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ