Рекламный баннер 990x90px bantop

Киләчәкнең башы бүгенгедә

04:12 12.11.2024 16+
Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

11 нче ноябрь көнне С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбендә "Каурый каләм" иҗат берләшмәсендә иҗат итүче һәвәскәр шагыйрьләр Голара Шәрипова, Дамир Нуриәхмәтов, “Әдәби марафон” проектының әйдаманы Розалия Кильметова, “Белем.ру” порталы һәм “Татнефтьне үстерү фонды”на нигез салучы, “Әдәби марафон”, “Сәламәт иртә” проектлары авторы Раил Гатауллин, балалар шагыйре Люция Әблиева катнашында “Киләчәкнең башы – бүгенгедә” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Кичәбез “Сәләт” мәктәп театрының чыгышы белән башланып китте. Алар якташ язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 нче ел балалары” әсәреннән өзек сәхнәләштерделәр. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Шагыйрьләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, укучыларыбызга киңәшләрен бирделәр. "Сезнең мәктәптә талантлы укучылар күп икән, китап укыгыз, күңел байлыгыгызны арттырыгыз", - дигән теләкләрен җиткерделәр.

628

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ