Рекламный баннер 990x90px bantop

Яңа Кенәр мәктәбендә Арча районы башлыгы Нуриев И.Г. 2023 һәм 2024 нче елларда Арчабыз данын төрле ярышларда яклаган көрәшче егетләребезне тәбрикләде

00:28 11.11.2024 16+
Яңа Кенәр мәктәбендә Арча районы башлыгы Нуриев И.Г. 2023 һәм 2024 нче елларда Арчабыз данын төрле ярышларда яклаган көрәшче егетләребезне тәбрикләде.

Мамадыш шәһәрендә “Ялкын” журналы призына үткән ярышларда 2008-09 нчы елгы егетләр арасында 1 нче урын алган Мөхетдинов Әнгам һәм Искандаров Ислам. Әнгам дә, Ислам да шулай ук Россия чемпионнары, Актанышта соңгы 2 елда Татарстан Республикасының беренче президенты кубогына узган ярышларның призерлары һәм спорт мастерлыгына кандидатлар. Аларга шуны раслаучы зачет кенәгәсе һәм значок тапшырылды.

“Ялкын” журналы призына үткән ярышта 3 нче урын һәм Ташкент өлкәсенең Чирчик шәһәрендә узган халыкара ярышларда 1 нче урын алган Галлямов Данил. Данил 2023 нче елның Россия чемпионы. Мамадыштан Арча районы командасы 1 нче урын алып кайтты. Шушы команда составында чыгыш ясаган егетләр: Салахутдинов Раяз, Зиятдинов Радил, Хабибуллин Ранил, Ситдиков Ислам, Мухаметзянов Альмир, Юсупов Илсаф.

Казанда 2010-11 нче елгы егетләр арасында “Сабантуй” журналы призына узган ярышта 1 нче урынны алган Искандаров Ильяс һәм Фасхутдинов Фәнис. Егетләр икесе дә 2024 нче елның Россия чемпионнары.

Шушы ярышның бронза медаль иясе һәм Зәй шәһәрендә узган бөтенроссия ярышының көмеш призеры - Файзрахманов Аяз.

Казанда 2006-07 нче елгы егетләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призына узган ярышта 2 нче урынны алган Валиахметов Дияз. Дияз ике тапкыр Россия чемпионы, спорт мастерлыгына кандидат. Шушы ярышның бронза медаль иясе, шулай ук Калиниград шәһәрендә узган бөтенроссия ярышының җиңүчесе Шакиров Булат.

Актанышта Татарстан Республикасының беренче президенты кубогына узган ярышның чемпионы Ахмедзянов Руслан. Шушы ук ярышның бронза медаль иясе Файзрахманов Әмирхан.

Егетләрне, тренерларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышларында зур уңышлар, күп җиңүләр теләп калабыз.

643

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ