Рекламный баннер 990x90px bantop

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Яңа Кенәр авылында Җиһангирлар паркы сафка басты

04:18 06.11.2024 16+
Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Яңа Кенәр авылында “Җиһангирлар паркы” сафка басты.

Узган атнада әлеге паркны ачу тантанасы булды. Бәйрәм Яңа Кенәр урта мәктәбендә башланып китте. Биредә чараларына оештыра беләләр. Бу юлы да мәктәп коллективы бик эчтәлекле һәм мәгълүматка бай кичә әзерләгән иде. Кунакларны мәктәп директоры Хәмбәл Зарипов каршы алды.

Ул көнне мәктәпкә Казанның мәгариф идарәсеннән, тел, әдәбият һәм тарих институтыннан вәкилләр, космонавтика юнәлешендә эш алып баручы Казан мәктәпләре җитәкчеләре, космик гаскәрләр ветераннары килгән иде.

Космонавтикага багышланган бәйрәм кичәсен мәктәпнең яшь үзешчәннәре бизәде. Әни белән кыз бәрәңге алганда алар янына Юрий Гагарин килеп чыгуын сәхнәләштергәннәр. Ул хакта ишетеп, укып белү бер нәрсә, ә менә үз күзең белән күрү бөтенләй икенче. Сәхнәдә театральләштерелгән күренеш кенә булса да.

Яңа Кенәр мәктәбенең директор урынбасары Ильмира Әхмәтова ни өчен әлеге стеланың үзләрендә төзелүе белән таныштырды.

Бу мәктәптә космонавтика юнәлешендә эшне 2011 елдан ук башлап җибәргәннәр. Бөтен гомерен шушы темага багышлаган, үзе белгәннәрне яшь буынга да җиткерү теләге белән янып яшәгән Хәлил Гайнетдинов биредә югары сыйныф укучыларына дәресләр дә биргән, хәтта укучыларын космонавт Валентина Терешкова белән очрашуга алып барган, “Йолдызлар шәһәрчеген” дә күрсәтеп кайткан.

– Мәктәптән ерак түгел космонавтлар аллеясы барлыкка килде. Аны ачарга беренче хатын-кыз космонавт үзе кайтасы иде. Тик, төрле сәбәпләр белән, кайта алмады, – диде Илмира Әхмәтова.

Бу урынны шул килеш кенә калдырмас өчен Җиһангирлар паркы ясарга булганнар.

Шул көннән планнарын тормышка ашыру максаты белән йөргәннәр. Һәрвакыттагыча, Хәлил Гайнетдинов зур тырышлык куя. Ниһаять, төзүчеләр көче белән Җиһангирлар паркы сафка баса. Укытучылар да читтә калмаган.

Паркта ял һәм балалар өчен уен зоналары булдырылган, ә иң мөһиме биредә һәркем космонавтика һәм әлеге өлкәгә нигез салучылар белән таныша ала. Ул тулысынча космик тематикага багышланган. “Җиһангирлар паркы” Татарстанда космоска багышланган бердәнбер ял урыны. Хәтта килгән кешеләрне беренче космонавт Юрий Гагарин һәм Сергей Королев каршы ала.

Паркны ачу тантанасына килгән кунакларны район башлыгы Илшат Нуриев сәламләде. Арча мәдәният йортының Аида Ондрина җитәкчелегендәге бию төркеме тематик бию башкарды. Төзүчеләргә, Хәлил Гайнетдиновка Рәхмәт хаты тапшырылды. Укучылар Дан гирляндасы куйдылар. Стеланың нигезенә Казан һәм Яңа Кенәр укучыларының үзләреннән соң килгән буынга теләкләре белән “Вакыт капсуласы” салынды.

440

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ