Рекламный баннер 990x90px bantop

Актаныш-Арча фикер алышу

02:19 03.11.2024 16+
Актаныш-Арча фикер алышу.

Милли телдә белем һәм тәрбия бирү системасын камилләштерү, туган телне өйрәтү, мәдәни-тарихи мирасны яшь буынга җиткерү максатларында республикабызда, районыбызда милли мәгарифне үстерү буенча нәтиҗәле эш алып барыла. 24 октябрь көнне мәгариф идарәсе җитәкчесе Мөхәмәдияров Рамил Данил улы җитәкчелегендә мәгариф идарәсенең милли мәгариф өчен җаваплы методисты Мостафина Э.Г., Арча шәһәре 6 номерлы урта мәктәбе директоры Мостафин Д.Ф, укыту эшләре буенча директор урынбасары Закирова Ф.Ф., Арча шәһәре 5 гимназия директоры Муллахмәтов Н.Н., укыту эшләре буенча директор урынбасары Нигматуллина Л.А. Актаныш районы "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" базасында булып кайтты.

Гимназия директоры Хаева-Хәмәтҗанова Венера Хаматнасыховна гимназия белән якыннан таныштырды.Интерактив такталар, өстәлләр белән җиһазландырылган кабинет, залларның укучыларга сыйфатлы белем алуда зур мөмкинлекләр тудыруын әйтте. Ахырдан түгәрәк өстәл утырышы булды. Алга куелган бурыч, максатлар уртага салып сөйләшенде. Фикер алышу чын мәгънәсендә тәҗрибә уртаклашу учагы булды.

639

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ