Рекламный баннер 990x90px bantop

Шурабашта семинар узды

00:56 03.11.2024 16+
Шурабашта семинар узды.

31 октябрдә “Заря” хуҗалыгында терлекчелектә тугыз айлык эшкә йомгак ясау, техниканы кышкы саклауга кую буенча семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Башта мәдәният йортында белгечләр чыгыш ясады, хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов эш барышы белән таныштырды.

Район башлыгы Илшат Нуриев игенчелектә быел да районның республикада беренче өчлектә булуын билгеләп үтте, уртак уңышка өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтте. Шул ук вакытта терлекчелек тармагына игътибарны арттырырга кирәклеген искәртте, хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Терлекчелектә тугыз айлык йомгаклар буенча күчмә кубок! Яңарыш! ширкәтенә тапшырылды.

Соңыннан семинарда катнашучылар хуҗалыкта ремонт эшләренең барышы белән танышты, техниканың саклауга куелышын, яңа төзелгән бозаулату торагын карадылар.

485

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ