Рекламный баннер 990x90px bantop

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада Караоке Баттл иҗади ярышы узды

19:43 10.10.2024 16+
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада «Караоке Баттл» иҗади ярышы узды

9 октябрь көнне, районыбызда Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында чираттагы мәдәни чара узды. Иҗади чара район мәдәният йорты тарафыннан оешытырлган иде.



«Караоке Баттл» ярышынды өлкәннәр һәм яшьләр командалары катнашты. Беренче эш итеп командалар исем һәм девиз уйлап, үзләре белән таныштырдылар. «Җырлы яшьлек» һәм «Мәңге яшь без» командалары өч тур барышында җырларны, уен коралларын, җырчы һәм композиторларны танып белү, иҗат итү осталыкларын күрсәттеләр. Берсеннән-берсе иҗади һәм күңелле биремнәр аша командаларның бердәм эшләве дә сыналды.

Биремнәр үтәлешен жюри әгъзалары күзәтеп, гадел бәясен бирде. «Бүгенге чарада катнашучы өлкәннәребезгә аеруча рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә багышланган бәйрәмнәр бу ункөнлектә генә түгел, һәрвакыт булса иде», – диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова һәм ярышта икенче урын алган «Мәңге яшь без» командасына диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.

«Караоке Баттл»ның нәтиҗәләре буенча җитезлек җиңеп чыкты. Яшьләр командасы беренчелекне яулап, районыбызда мәдәният өлкәсендәге хезмәтнең югары дәрәҗәдә алып барылганлыгын тагын бер кат раслады.

Гөлнур Миннебаева

https://arskland.ru/news/5728/

968

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ