Рекламный баннер 990x90px bantop

5 октярьдә Яңа Кырлай авылында "Ат көне" узды

22:46 08.10.2024 16+
5 октярьдә Яңа Кырлай авылында "Ат көне" узды.

Район башлыгы Илшат Нуриев кунакларны каршы алды һәм озатып йөрде. Бәйрәмдә ТРның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, ТР Дәүләт советы депутаты Назиф Газизов, Теләче районы башлыгы Айрат Фатхуллин катнашты.

Ярышларда 100ләп ат җитезлеккә, чыдамлыкка сыналды. Иртән иртүк атлар озын дистанциягә чыгып китте. 21 ат 40, 80, 120, 160 км.га ярыштылар. Кабардино-Балкария республикасыннан да килгән иделәр. Эш атлары, ярымчиста һәм чиста токымлы атлар 1800 м.га ярыштылар.

Бизәлгән җигүле атлар үзе бер матур күренеш. Кыңгыраулар, гармуннар белән матур итеп мәйдан әйләнделәр. Арада тайлы ат бар иде. Район башлыгы Илшат Нуриев кунаклар белән аларның һәркайсы янына тукталып, хуҗаларының хәлен сорашып, кулларын кысып, исәнлек-саулык, тормыш иминлеге теләде. Ахырдан сәхнәгә дәштеләр үзләрен, котлап, бүләкләр тапшырдылар.

Атны җигеп, арбасына йөк төяп, тизлеккә дә сыналдылар. Аударыш ярышын шулай ук яратып карадылар. Мәйдан җыр-биюләр белән шау-гөр килеп торды.

518

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ