Рекламный баннер 990x90px bantop
Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылында традицион ат-спорт бәйрәме "Ат көне"узды
20:30 05.10.2024 16+
Арча муниципаль районы Яңа Кырлай авылында традицион ат-спорт бәйрәме "Ат көне"узды.
Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Шулай ук "Ат арбасында иң тиз йөртүче", "Иң матур бизәлгән арба" номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланды. "Аударыш" уены уйнатылды.
Фестиваль Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсенә әверелде һәм ул бөтен ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.
Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, "Татмелиорация" траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.

Оставить сообщение: