Рекламный баннер 990x90px bantop

Арчаның үзәк стадионында Сәламәт Арча проекты кысаларында Арча-уен спорт-күңел ачу чарасы узды

19:30 05.10.2024 16+
Арчаның үзәк стадионында “Сәламәт Арча” проекты кысаларында “Арча-уен” спорт-күңел ачу чарасы узды

Яшьләр өчен каралган бу уеннар районыбызда быел өченче тапкыр үткәрелде. Анда 14-35 яшьлек райондашлардан тупланган дүртәр кешедән торган 28 команда ярышты.

“Арча-уен”ны район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов ачты.

“2022 елдан оештырылып килүче бу ярышларның елдан-ел үсүен телим. Башка район командалары да безгә кушылсын иде. Районда гына түгел, Россия күләмендә уздырыла торган чарага әйләнер дип ышанам. Катнашучыларга зур рәхмәт, уңышлар телим”, – диде ул.

Чарада ТР яшьләр эшләре министрлыгының территорияләр белән эшләү һәм яшьләр сәясәте инфраструктурасын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мамадалиева да катнашты.

“Россия Президентының “Илебезнең киләчәге яшьләрнең омтылышыннан тора” дигән сүзләрен китерәм. Арча районы яшьләренең үсешкә, сәламәт яшәүгә, спортка, иҗатка омтылуын күрү бик куанычлы. Районның үсеше өчен дә сез һәрвакыт яңа идеяләр җиткереп торасыз. Бүгенге чарада беренче тапкыр гына катнашуым түгел. Ул һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла. Район җитәкчелегенә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә рәхмәтемне җиткерәм”, – диде һәм уеннарга старт бирде.

Ярыш этаплары

“Арча-уен” ярышлары берничә сынаудан торды. Аларның тәртибе белән катнашучыларны ярышларның төп хөкемдары, “Арча-уен”ны оештыруга зур көч куючы якташыбыз, Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты доценты Равил Нәбиуллин таныштырды. Уенда әлеге университет студентларыннан торган команда да үз көчен сынады.

Старт алдыннан һәр катнашучы башына махсус шлем кияргә һәм иминият өчен әзерләнгән җиһаздан булырга тиеш иде.

Беренче этапта командалар каршылыклардан торган туристлык полосасыннан уздылар. Әзерләнгән каршылыкны команданың һәр катнашучысы узарга тиеш иде. Аларга биш минут вакыт бирелде.

Икенче этапта катнашучыларның велосипедта йөрү осталыклары тикшерелде. Гади йөрү генә түгел, әлбәттә, махсус әзерләнгән сынаулар белән. Бу этапта һәр командадан бер егет, бер кыз катнашты.

Өченче этапта катнашучылар парлап, зур тәгәрмәчкә кереп басып, аны 50 метр тәгәрәтеп уздылар.

Дүртенче этап иң катлаулыларның берсе – каршылыклардан торган армия полосасы һәм ату. Лабиринт аша үтеп, шуышып, сикереп, үрмәләп узган полосадан соң, һәр катнашучы 10 метр ераклыктан пневматик винтовкадан атты.

Бишенче этапта команданың ике кешесе катамаранда билгеле бер аралыкны йөзеп узды.

Соңгы этап картага карап җирлектә ориентлашу иде. Билгеле бер урыннарга куелган алты контроль пунткны 30 минутта табып, командалар уенны тәмамлады.

Нәтиҗәләр ясаганда командаларның вакытка сыешканлыгы һәм биремнәрнең дөрес үтәлеше каралды. Һәр биремнең үтәлеш вакытын һәм төгәллеген хөкемдарлар билгеләп барды.

Нәтиҗәләр белән сылтама аша таныша аласыз: https://clck.ru/3DguZ6

504

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ