Рекламный баннер 990x90px bantop

Районыбыз намуслы үткәне

16:29 10.10.2023 16+
Районыбыз намуслы үткәне, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ихтирамга лаек шәхесләре белән ямьле. Андыйларның күп булуы куанычлы. Тәнзилә Закирова да шундыйлар рәтендә.

Тәнзилә апаны районда белмәүчеләр сирәктер. Гомеренең ярты гасырга якынын Урта, Зур Бирәзәдә, Арчаның “Колос” мәдәният йортында, “Октябрь” кинотеатрында кино куюга багышлаган, меңләгән тамашачыны сөендереп яшәгән фидакарь кеше ул.

Хезмәт юлын 14 яшендә башлап җибәрә. 1965 елда ул киномеханик ярдәмчесе булып урнаша. Тагын бер елдан төп киномеханик булып эшли башлый, читтән торып техникум тәмамлый, лаеклы ялга чыккач та дәвам итә хезмәтен.

Бүген Арча район Мәдәният йортында данлыклы киномеханик Тәнзилә апа Закирова белән очрашу узды.

Чарада Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, мәдәният хезмәткәрләре катнашты.



1193

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ