Рекламный баннер 990x90px bantop

КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

06:50 04.10.2024 16+
КИҢӘШЛЕ ЭШ ТАРКАЛМАС

Болытларны һәм йолдызларны күзәтеп, кошларның сайравын тыңлап, җил исүен тоеп, һава торышы турындагы халык сынамышлары буыннарның зирәклеген чагылдыра, кешенең табигать белән үзара бәйләнешен тасвирлый.

Кояш батканда аяз булып, төньяктан салкынча җил булса, кырау төшәр.

Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.

Яфраклар коелырга ашыкмаса – алда зәмһәрир кыш көтә.

Көзге көн бәс тотса, аязлыкка галәмәт.

Көзнең ахырында вак кына түгәрәк-түгәрәк боз яуса, кыш суык булыр.

Имәндә чикләвек күп булса, кыш салкын килә.

Суганның кабыгы ике кат булган елны кыш җылы булыр, ә кабыгы күпкатлы булган елны кыш салкын булыр.

Чия яфраклары коелып бетми торып, кар күпме яуса да, эреп бетә.

Көз кенә каен агачлары астан саргаеп, яфракларын астан коя башласалар – кыш җылы килә, ә өстән саргаеп, яфрак коя башласалар – кыш салкын килә.

Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килә.

Кыр казлары көзен киткәндә түбәннән очып китсәләр, кар тиз булыр.

Көз көне кошлар түбән очса, кыш салкын, югары очса, кыш җылы килә.

Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.

Көз озын килсә, яз соң килер.

"Татарлар" гәҗите, 2024. - N 18. - сентябрь



885

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ