Рекламный баннер 990x90px bantop
Өлкәнәю зур бәхет икән ул!
18:11 02.10.2024 16+
Өлкәнәю – зур бәхет икән ул!
“Өлкәннәр көне” уңаеннан үзебез эшләп лаеклы ялга киткән Арчаның 5нче номерлы гимназиясенә бәйрәм тантанасына чакырдылар безне. Капиталь ремонттан соң чистарып, яңарып калган гимназияне безгә күрсәтәсе килүләрен – шатлыклары белән уртаклашу, дип кабул итттек.
Мәктәп директоры Нияз Наил улының бәйрәмнең башыннан ахырынача безнең яннан китмәве – өлкәннәргә карата хөрмәте, ихтирамы, әлбәттә. Тематик концерт номерлары, гимназиянең алыштыргысыз завучы – Илфира Фирдәвес кызының котлавы, безгә дә сүз биреп, теләкләребезне тыңлаулары – күңелебезгә хисси җан өрде. Завучлар, ветераннар советы җитәкчесе Рузилә Масабих кызы, профсоюз председателе – үзебезнең укучыбыз - Алинә – безне аягүрә басып сыйладылар. Аллаһның рәхмәте яусын барысына да, эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, саулык белән гомер кичерсеннәр.
Бәйрәм кәефен өйләребезгә дә алып кайттык.

Оставить сообщение: