Рекламный баннер 990x90px bantop

Татарстанда ел саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 50 меңләп граждан медицина оешмаларына китерелә. Диспансеризацияне һәм тиешле тикшерүләрне вакытында узу өлкән буын вәкилләренең гомер сыйфатын һәм озынлыгын күтәрергә мөмкинлек бирә

16:54 02.10.2024 16+
Татарстанда ел саен авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 50 меңләп граждан медицина оешмаларына китерелә. Диспансеризацияне һәм тиешле тикшерүләрне вакытында узу өлкән буын вәкилләренең гомер сыйфатын һәм озынлыгын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Татарстанлыларны эш белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Өлкәннәр яңа һөнәрләрне актив үзләштерә, белем ала һәм эшләвен дәвам итә. Әйтик, 2023 елда 50 яшьтән өлкәнрәк һәм пенсия яшенә җиткән 2 357 граждан белем алды. Безнең өлкәннәрнең спортта, иҗатта, мәдәни һәм иҗтимагый тормышта, волонтерлыкта актив булуы сөендерә. Бүген, "көмеш" волонтерлар яшь буын өчен чын патриотлар үрнәге булып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш кертә.

Кадерле өлкәннәребез! Чын күңелемнән сезгә ныклы сәламәтлек, яшәү яме, иминлек, туганнарыгызның һәм якын кешеләрегезнең кайгыртуын тоеп яшәвегезне телим.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

922

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ