Рекламный баннер 990x90px bantop

Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

02:02 28.09.2024 16+
Хөрмәтле тәрбиячеләр, балалар бакчалары хезмәткәрләре, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарыбыз!

Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Мәктәпкәчә чор – бала тормышында аеруча мөһим һәм җаваплы вакыт. Һәр баланың имин балачагы һәм киләчәк язмышы аңа тәрбия бирүчеләрнең зирәклегенә, сабырлыгына, баланың эчке дөньясына игътибарына бәйле.

Тәрбияче булу – җаваплы, авыр һәм бәяләп бетергесез хезмәт. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә балаларда характер нигезләре салына, шәхес формалаша, талантлар ачыла. Көн саен сез сабыйларга игътибар, кайгыртучанлык һәм җылылык бүләк итәсез. Сезнең ярдәм белән алар дөнья белән танышалар, җәмгыятьтә яшәргә һәм аралашырга өйрәнәләр.

Сезнең һөнәри осталыгыгызга, киң күңелле һәм сайлаган эшегезгә тугрылыклы булуыгызга тирән ихтирам хисемне белдерәм! Ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, иминлек, барлык башлаган эшегездә уңышлар телибез! Сезгә һәрвакыт һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын, иҗат планнарыгыз тормышка ашсын!

Ихтирам белән, Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Д.Мөхәмәдияров

880

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ