Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген Арча район Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә

01:42 26.09.2024 16+
Бүген Арча район Мәдәният йортында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең әти-әниләренә, якыннарына Батырлык орденнары тапшырылды.

"Каһарман ир-егетләр тәрбияләп үстергән ата-аналарга, ышанычлы тыл булган тормыш иптәшләренә, балаларга рәхмәт сүзләре җиткерәм. Батырлар үлемсез, алар безнең йөрәкләрдә булачак, яшь буын өчен үрнәк булып торырлар", - диде Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев.

Илшат Нуриев һәм Арча, Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән түбәндәге хәрбиләрнең (вафат булганнан соң) гаиләләренә, әти-әниләренә Батырлык ордены тапшырдылар: гвардия өлкән сержанты Рәшит Хангараев, гвардия рядовойлары - Сергей Балякин, Нәҗип Абдуллин, рядовойлар - Илназ Әхмәтҗанов, Илшат Кашапов, Айнур Вәлиев, Эмиль Фатыйхов, сержант Айнур Антонов, ефрейтор Илшат Саматов.

Подполковник Рафаэль Вәлиуллинның "Ватан алдындагы казанышлары өчен" IV дәрәҗә ордены, Сергей Анисимовның II дәрәҗә "Хәрби батырлык өчен" медале якыннарына тапшырылды.

Батыр ир-егетләребезнең урыннары җәннәт түрләрендә, авыр туфраклары җиңел булсын!



563

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ