Рекламный баннер 990x90px bantop

20 сентябрь көнне без барлык мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә районыбызның горурлыгы булган, Татарстанның атказанган укытучысы

11:23 23.09.2024 16+
20 сентябрь көнне без барлык мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә районыбызның горурлыгы булган, Татарстанның атказанган укытучысы, "Әлифба" китабы авторы Сәләй Гатат улы Вәгыйзовка багышлап төшерелгән фильмда күмәк күренешләрдә төшүдә катнаштык.

Сәләй Вагизовны 1941 нче елда Бөек Ватан сугышына озату күренешендә катнашу үзенә күрә бер җаваплылык та, кызык та булды. Күренешләрдә уйнау минутлар, мизгелләр генә булса да, бу бик катлаулы эш булуын аңладык.

Безнең белән кино төшерү осталары режиссерлар, Татарстанның атказанган артисты, "Тантана" премиясе лауреаты Ирек Хафизов, Г. Камал театры артисты, М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Эмиль Талипов та кинога төшү үзенә күрә бер горурлык булды.

Хөрмәткә лаек райондашыбызга атап төшерелгән фильм тиз арада экраннарда күрсәтелер дигән өметтә калабыз.

https://vk.com/album-123447986_305838710



981

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ