Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген Арча район Мәдәният йортында "Халыкара укытучылар көне"нә багышланган бәйрәм чарасы узды
16:28 06.10.2023 16+

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев катнашты.
Җитәкчеләр районыбызның педагог-укытучыларын бәйрәм белән тәбрикләде. Аларга эшләрендә уңышлар теләп, киләчәк буынны тәрбияләүдә хезмәтләренең зур булуын билгеләп үтте. Бәйрәмнең төп өлеше котлау сүзләре, җыр-биюләр, укытучыларны бүләкләү белән үрелеп барды.
Укытучыларга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары “Яратам! Бетте-китте!” дип исемләнгән җырлы-биюле комедия бүләк иттеләр.
Министерство культуры Республики Татарстан
Tatfolk - Татфолк
Ватаным Татарстан
Театр им.К.Тинчурина |ОФИЦИАЛЬНАЯ ГРУППА
Оставить сообщение: