Рекламный баннер 990x90px bantop

Көзнең бер көне елны туйдыра. Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз аруны-талуны белми

09:09 27.08.2024 16+
Көзнең бер көне елны туйдыра. Туган ягыбыз кырларында урып-җыю эшләре киң колач белән бара, бөртекләрне түкми-чәчми басу кырлардан җыйнап алу өчен игенче-механизаторларыбыз аруны-талуны белми, көнне төнгә ялгап иген язмышын хәл итү өчен көрәшәләр. Малларга кышка азык әзерләу эшләре дәвам итә.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев районда иң күп ашлык суктырган комбайнчыларны, мал азыгы әзерләудә яхшы күрсәткечләргә ирешкән механизаторларны бүләкләде.

Алар:

ООО СХП Северный хуҗалыгынан Габдрахманов Равил Әлтаф улы

ООО АПК Ашытбаш хуҗалыгынан Хәбибуллин Зөлкәрәм Харис улы, Сибгатуллин Рамил Рамазан улы

ООО АФ Ватан хуҗалыгынан Сабиров Илфир Фильсур улы, Мостафин Айнур Гафаргалим улы, Гафуров Ришат Шәрипҗан улы

ООО АФ Кырлай хуҗалыгынан Шәрәфиев Дилүс Рифат улы, Гомәров Раил Фаил улы

789

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ