Рекламный баннер 990x90px bantop

ЯЗУЧЫ-ЮБИЛЯР - 2024

09:09 24.08.2024 16+
ЯЗУЧЫ-ЮБИЛЯР - 2024

Шаһиәхмәтов Галиәхмәт Шаһиәхмәт улы 1949 елның 24 августында Арча районы Шура авылында туган. Бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Г. Шаһи тормышта үзенең тыйнаклыгы, сабырлыгы, тормыш авырлыклары килгәндә югалып калмыйча яшәүдән мәгънә табып, үзенең онытылмаслык эшләре белән истә калырлык шәхес.

Галиәхмәт Шаһи бүгенге көндә ике йөздән артык шигыренә көй язылып, җыр буларак башкарыла. Композиторларыбыз Ринат Гобәйдуллин, Илгиз Закиров, Виталий Агапов, Риназ Әхмәтов, Илгизәр Мортазин һәм башкалар көй язган җырларын Резеда Шәрәфиева, Равил Гәлиев, Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Әнвәр Нургалиев, Илназ Бах, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Айгөл Сагынбаева һәм эстраданың башка күренекле артистлары башкара. Ул җырлар өчен якташыбыз бик күп дипломнарга һәм грамоталарга лаек булды.

Галиәхмәт Шаһиның һәрбер шигыре яратып укыла. Аларда үзенең узган тормыш юлы, әти-әнисенә һәм туганнарына булган олы хөрмәте, туган авылын һәм аның табигатен ярату, билгеле инде беренче яшьлек мәхәббәте, олыгая барган саен фәлсәфи уйланулары чагыла. Якташыбызның шигырьләрен укыгач, алар белән бергә яшисең, ә җырга әйләнгәннәрен тыңлаганда, күңелләр ял итә.

Бишектән үк тыңлый-тыңлый үстем

Авыл көен, авыл җырларын.

Әткәм миңа тальян моңы биргән,

Әнкәм – йөзендәге нурларын.

Кешеләргә йөзең якты булсын,

Дия идең, әнкәм-алтыным.

Йөзем якты, әнкәй, күңелем киң,

Сүндермәдем йөрәк ялкынын.

?Галиәхмәт Шаһиның Чаллы шәһәре нәшриятында аның 1997 елда “Кояшлы юл” дигән беренче шигъри җыентыгы басылып чыга. Аннан соң бер-бер артлы аның шигырьләре тупланган “Мәхәббәт елгасы”, “Кулым җылысы”, “Моңлы китап”, “Әүлия чишмәсе”, “Ай ташы”, “Канатлы еллар”, “Сандугач кайткан таллыкка”, “Таяну ноктасы”, “Күңел күзе”, “Уч төбендә кояш”, “Тарту көче”, “Сөю бакчасы”, “Нечкә билле җил”, “Кышкы розалар” исемле китаплары дөнья күрде.

Галиәхмәт Шаһи – 2004 елдан ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ / СОЮЗ ПИСАТЕЛЕЙ РТ әгъзасы.

?Хөрмәтле якташ язучыбыз бу көннәрдә үзенең 75 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтә. Үзебезнең китапханә коллективы исеменнән якташыбыз Галиәхмәт Шаһины олы юбилее белән котлыйбыз. Юбилярга ныклы сәламәтлек,якыннарының яратуын, игьтибарын тоеп, әдәбият сөючеләрне яңа шигырьләре, җырлары белән куандырып яшәвен телибез.



596

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ