Рекламный баннер 990x90px bantop

Хәзерге вакытта Арча муниципаль районы Кылачы авылында "Арча читекләре" районкүләм этно-фестивале уза

08:59 23.08.2024 16+
Хәзерге вакытта Арча муниципаль районы Кылачы авылында "Арча читекләре" районкүләм этно-фестивале уза.

Фестиваль татар традицион мәдәниятен, халык иҗатының һәм декоратив-гамәли сәнгатенең иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, үзенчәлеген үстерү, онытыла барган борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне торгызу, халык җыр-биюләрен саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы иҗат коллективларына тәҗрибә туплау, читек чигү осталарын, һөнәрчеләрне барлау, күн кәсепчелеген, татар халкының милли аяк киеме-читекне популярлаштыру максатларында үткәрелә.

Әлеге фестивальнең нәкь менә Кылачы авылында узуы юкка түгел. Кылачы — Арча милли аяк киемнәре берләшмәсенең чишмә башы. Биредә яшәүче авыл кешеләре күнне бизәкләп эшләү технологиясен беренчеләрдән булып җәелдереп җибәргән халык.

1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләрне дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Кылачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.

?Кылачыда башлангыч алган этно-фестиваль дәвамлы булыр, дип ышанып калабыз.

693

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ