Рекламный баннер 990x90px bantop
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ
08:41 16.08.2024 16+
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫЛАРЫНЫҢ
АВГУСТ КИҢӘШМӘСЕ.
15 нче август көнне Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбендә “ Күпмәдәниятле мохиттә туган телләр: укыту һәм тәрбия бирүдә заманча стратегия һәм технологияләр” исеме астында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының август киңәшмәсе секциясе узды.
Кинәшмәдә укытучылар алдында Арча муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли белем һәм төбәкара бәйләнеш буенча методисты Э.Г.Мостафина чыгыш ясады. Энҗе Габдулатҗан кызы районыбызның татар теле укытучыларын үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе эшчәнлеге турында методик берләшмә җитәкчесе М.Р.Әүхәдиева чыгыш ясады. Киңәшмәдә Арча муниципаль районы Туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе җитәкчесе А.М.Файзуллина эш юнәлешләре белән таныштырып китте. Үзенең чыгышында район күләмендә ассоциациянең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү, укытучыларга фәнни-методик ярдәм күрсәтү, татар теле һәм әдәбиятын укыту белән бәйле белем бирү проектларын гамәлгә ашыруда инициатива күрсәтү, уку ярдәмлекләре, методик материаллар һәм программалар эшләү, мәгарифтәге заманча тенденцияләрне күзәтеп бару, инновацион методикаларны алга сөрү һәм татар теле һәм әдәбиятын укыту, милли тәрбия бирү кысаларында әти-әниләр белән актив эш алып бару мәсьәләләренә тукталып китте.
Район методик берләшмә эшчәнлегендә актив катнашкан укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер-бәясе, хөрмәте бар. Газиз туган телебез – татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк!

Оставить сообщение: