Рекламный баннер 990x90px bantop
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, авыл халкы өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!
16:26 05.10.2023 16+
Мошенниклык очраклары ешаю сәбәпле, авыл халкы өчен "Сак булыгыз, мошенниклар!» профилактик акциясе уздырдык. Яңасала авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына алдашуның яңа ысуллары турында сөйләде , теге яки бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга, ничек корбан булмаска, нинди тәртип кагыйдәләрен истә тотарга кирәклеген аңлатты.
Мошенниклар корбаннарын алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап табалар.
Соңгы вакытта банк карталарына бәйле смс-хәбәрләр ярдәмендә алдау очраклары арта башлады. "Картагыз вакытлыча гамәлдән чыккан. Белешмә алу өчен шул-шул номерга шалтыратыгыз" дигән хәбәр җибәрәләр
Кеше, банкның үзенә шалтыратмыйча, күрсәтелгән номерны җыя. Нәтиҗәдә, карточкада булган барлык акчасыннан колак кага.
- Беркайчан да андый номерларга шалтырата күрмәгез! Иң элек, банкның үзенә барыгыз. Анда карта турында төгәл мәгълүмат бирерләр.
Гомумән, шикле, билгесез телефон номерларыннан килгән интернет сылтамаларга һәм смсларга ышанмагыз! Аларны алу белән үк бетерсәгез дә була.
Сак һәм игътибарлы булыгыз!
Акциядә катнашучыларның барысына да " Сак булыгыз, мошенниклар!" дигән буклетлар таратылды.

Оставить сообщение: