Рекламный баннер 990x90px bantop

БӘБИ СӨЕНЕЧЕ АЛУ

08:02 08.08.2024 16+
БӘБИ СӨЕНЕЧЕ АЛУ

7 август башкалабызның Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында "Древо жизни-Байтирәк" проектының чираттагы чарасы үтте. Ул бала тууга бәйле йолаларга багышланды.

Идел буе халыкларының туган телләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга юнәлтелгән "Древо жизни-Байтирәк" проекты Казан Мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән 2022 елдан бирле гамәлгә ашырыла.

Әле зур проектта Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы катнашты. Башкала халкына "Бәби сөенече алу" фольклор күренешен тәкъдим иттек.



715

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ