Рекламный баннер 990x90px bantop

Кубок Яңарыш ширкәтендә

07:10 06.08.2024 16+
Кубок – “Яңарыш“ ширкәтендә

Узган шимбәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашында узган киңәшмәдә терлекчелектә беренче яртыеллык эшкә йомгак ясалды

Нәтиҗәләр начар түгел, барлык күрсәткечләр дә үсеш ягында.



Алты айда сөт җитештерү – 19, бер сыердан сөт саву 12 процентка арткан. Иң зур үсеш “Кишет“, “Ашытбаш“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“ ширкәтләрендә (59-12 процент).

Бер сыердан уртача иң күп сөт “Северный“ (5412 килограмм), “Кишет“ (5341), “Яңарыш“ (5269), “Кырлай“ (5152) ширкәтләрендә савылган.

Район буенча мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган елның шул чорындагы дәрәҗәдә калган. Быел “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә 1302 баш терлек өстәлде.

Быел алты айда 287 бозау күбрәк алынды.

Район башлыгы Илшат Нуриев терлекчелеккә игътибарны нык арттырырга кирәклекне искәртте. Азык әзерләү планнарын үтәргә, баш саннарын киметүгә юл куймаска.

Алты айда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән “Яңарыш“ ширкәтенә күчмә кубок тапшырылды. “Северный“ ширкәте – икенче, “Кишет“ ширкәте өченче урында.

Район башлыгы Илшат Нуриев урып-җыю техникасын иң яхшы әзерләгән хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Кырлай“, “Игенче“ ширкәтләре – беренче, “Яңарыш“, “Казанка“ – икенче, “Северный“, “Курса МТСы“ өченче урында.

587

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ