Рекламный баннер 990x90px bantop

Быел район буенча 69184 гектарда бөртекле культуралар урып-җыясы бар. 25 июльгә 1751 гектардагы игеннәр суктырылды

06:57 30.07.2024 16+
Быел район буенча 69184 гектарда бөртекле культуралар урып-җыясы бар. 25 июльгә 1751 гектардагы игеннәр суктырылды.

“Казанка“ ширкәтендә игеннәрнең 12 проценттан артыгы җыйнап алынды. Арышның уртача уңышы – 33 центнер. “Игенче“ ширкәтендә 631 гектарда көзге бодай сугып алдылар, уртача уңыш – 27 центнер.

Әлегә уракка җиде хуҗалык кереште. “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә борчак ура башладылар. Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Район буенча 20172 тонна печән әзерләнергә тиеш, шуның 14251 тоннасы әзерләнде. 135964 тонна (план 192114 тонна) сенаж салынды. Бер шартлы терлеккә 19 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде. “Казанка“да – 37, “Ак барс“ агрокомплексы“нда – 27, “Ватан“да – 26, “Курса МТСы“нда 24 центнер.

694

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ