Рекламный баннер 990x90px bantop

Казанка ширкәтендә урак өсте башланды

06:32 20.07.2024 16+
“Казанка“ ширкәтендә урак өсте башланды.

Район азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров шалтыратты: берәр сәгатьтән “Казанка“ ширкәтендә арыш суга башлыйлар!

Мондый хәбәрне без дә көтеп торабыз инде, элек-электән уракка төшәр көнне дулкынланып көтеп алганнар. Без дә Казиле басуына юл тоттык. “Казанка“ һәрвакыт беренче инде, җитәкчесе дә, халкы да мактап бетергесез.

Бер чүп әсәре булмаган чиста арыш басуында өр-яңа комбайн эшләп йөри. Җитәкче Айдар Сабировның машинасы басу кырыенда тора. “Айдар Фәритович кайда?“ – дип сорыйбыз. “Әнә комбайнда“, – диләр.

Комбайн килеп туктауга кабинадан чыгып баскычтан хуҗа үзе төште. Кулында ашлыкның дымлылыгын күрсәтә торган прибор. Бераздан комбайнчы – баш инженер Фаил Хәлиуллин да төшеп җитте. “Дымлылык көн саен кими, – ди Айдар Сабиров. – Эшне башларга вакыт, шулай әкренләп керешергә булдык.

Хуҗалыкта дүрт комбайн, комбайнчылары менә дигән. Кайбер елларны алар уракны тәмамлаганда кайберәүләр башлап кына килә әле.

“Яңарыш“ ширкәтендә дә арыш һәм көзге бодай сугарга керештеләр.

“Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә борчак ура башладылар. “Иртәгә арыш сугарга керешәбез, бер басуда дымлылык 12 процент күрсәтте“, – ди җитәкче Ленар Абдуллин.

«Кишет»тә дә көзге бодай суга башладылар.

782

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ