Рекламный баннер 990x90px bantop
Равил Мостафиннан КАНАТЛЫ СҮЗЛӘР
07:23 17.07.2024 16+
Равил Мостафиннан КАНАТЛЫ СҮЗЛӘР
Кеше киртәләрне үзенә үзе кора.
Кеше көлкесе дә кешедән көлә.
Кеше, күпме генә йөгерсә дә, үзен уза алмый.
Кеше теләнә ышанганчы, үз күзеңә ышан.
Кеше үзе "шундый" булганга, кешене "шундый" дип уйлый.
Кешегә кыеклап атсаң да, үзеңә туры тидерерсең.
Кешене кешегә санамаган кеше кеше түгел.
Кешенең бәхете - эшеннән генә түгел, үзеннән дә.
Кирәккә чик кирәк.
Көлер өчен уйла, елар өчен уйлау мөһим түгел.


Оставить сообщение: