Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүген Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы узды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Район башлыгы бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде
16:19 03.10.2023 16+
Бүген Арча район Мәдәният йортында Өлкәннәр ункөнлеген ачу тантанасы узды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Район башлыгы бәйрәм уңаеннан котлау сүзләрен ирештерде, республикада һәм районда узучы чараларда актив катнашкан өлкәннәрне Диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
Бәйрәмгә килүчеләр өлкәннәрнең кул эшләреннән торган күргәзмә, йога буенча мастер-класс, милли киемнәрдән тораган дефиле белән таныша алдылар.
Тантаналы чара "Безнең яшьлек җырлары" дип исемләнгән ретро-концерт белән төгәлләнде.

Оставить сообщение: