Рекламный баннер 990x90px bantop
ГАИЛӘ-ҖЫЛЫ УЧАК
06:48 09.07.2024 16+
ГАИЛӘ-ҖЫЛЫ УЧАК
Гаилә - нигез, гаилә - җылы оя,
Алтын җепләр белән үрелә.
Бу оядан галәм киңлекләре,
Бәхет диңгезләре күренә.
Арчада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап зур бәйрәм тантанасы узды.
Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев бәйрәм белән тәбрикләде һәм күп балалы гаиләләргә, күп еллык гаилә стажы булган парларга, шулай ук яшь парларга изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Яңасала авыл җирлегеннән, 55 ел бергә гомер кичергән Роберт-Оркыя Мөхәмәтҗановлар "Гаилә учагы"н тантаналы шартларда Балтач районыннан Гөлназ-Илназ Әсхәдуллиннар гаиләсенә тапшырдылар. Гаилә учагы һәрвакыт балкысын, аның җылысы озак еллар саклансын!
"Гаилә-җылы учак" дип исемләнгән бәйрәм концерты районыбызның күркәм гаиләләре, иҗат коллективлары катнашында узды. Чарага килүчеләр осталык дәресләрендә катнаша алды.

Оставить сообщение: